«Владимир Дальның бөек сәләте»: китапханә сәгате (12+)

19 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Владимир Дальның бөек сәләте» дигән китапханә сәгате үтте. Чара сүзлек һәм белешмәлекләргә, аларны куллану күнекмәләренә өйрәтүгә багышланды.

Даль
IMG_20220519_110538_resized_20220519_114242098
IMG_20220519_105952_resized_20220519_114318781
IMG_2203
IMG_20220519_105826
IMG_20220519_110923_resized_20220519_114237622

Китапханәче балаларны китапханәнең белешмә әдәбият фонды белән таныштырды, аларның аермасы һәм аларны куллану кагыйдәләре турында сөйләде. 
Аннан соң җыелучыларның игътибары гаҗәеп талантлы кеше, рус язучысы, халык җырлары, әкиятләре, табышмаклары, мәкаль һәм әйтемнәрен җыючы В.И. Даль һәм аның «Тере бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге» бөек хезмәтенә җәлеп ителде. Алган белемнәрне ныгыту өчен, яшь китап сөючеләр белән язучының тормыш юлы буенча викторина уздырылды, «Мәкальне дәвам ит», «Таблица умножения Дальның тапкырлау таблицасы», «Табышмакны чиш», «Тизәйткечләр» һәм «Рус сүзен ата» дигән мавыктыргыч уеннар үтте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: