«Аларда бар галәм яши» китапханә дәресе (12+)

22 май көнне 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныфлылар өчен «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында «Аларда бар галәм яши» исеме астында сүзлекләр һәм энциклопедияләр турында китапханә дәресе үткәрелде.
Балалар китапханәче сөйләгәннәрдән энциклопедик характердагы беренче хезмәтләрнең кайчан һәм кайда табылуы, Россиядә кайчан сүзлекләр һәм белешмәлекләрне бастырып чыгаруның үсеш алуы күзәтелгәнлеге, беренче балалар энциклопедиясенең ничек аталуы, В.И. Даль һәм С. И. Ожеговның сүзлекләр ясауда нинди өлеш кертүе турында белде.

23ф. Библиотечный урок «В них вся вселенная живёт» (12 )…….
23ф. Библиотечный урок «В них вся вселенная живёт» (12 )…..
23ф. Библиотечный урок «В них вся вселенная живёт» (12 )…
23ф. Библиотечный урок

«Энциклопедияләр һәм сүзлекләр төрләре» дигән электрон презентация күрсәтелде. Китапханәче сүзлекләр һәм энциклопедияләрне куллану кагыйдәләрен аңлатты.    
Чараның гамәли өлешендә катнашучыларга энциклопедияләр һәм сүзлекләр белән эш өчен биремнәр бирелде. Китапханәче «Сүзне җый», «Сүзлекне сайла» дигән уеннар уздырды.
Чара шул ук исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды. Балалар китапханә фондында нинди сүзлекләр һәм энциклопедияләр барлыгын белде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: