«Табигать белеме буенча энциклопедияләр дөньясында» китапханә дәресе (6+)
26
Март 2024
Сишәмбе
25 март көнне Балалар китабы атналыгы кысаларында 24 нче санлы китапханә яшь китап сөюче дуслары өчен «Табигать белеме буенча энциклопедияләр дөньясында» дигән китапханә дәресе уздырды. Белешмә әдәбият: динозаврлар, Кызыл китаптагы хайваннар, планетабызның диңгез хайваннары турында энциклопедияләр белән таныштылар, ул балалар өчен белемнәр һәм мәгълүматлар дөньясына чын сәяхәт булды. «Хайваннар дөньясында» викторинасы ярдәмендә укучылар төрле белешмә басмалар битләрендә бирелгән сорауларга җаваплар тапты. |