«Гаҗәеп Андерсен әкиятләре дөньясында»: китапханә сәгате (6+)

4 апрель көнне 17 нче санлы китапханә бөек дания язучысына багышланган «Гаҗәеп Андерсен әкиятләре дөньясында» дигән китапханә сәгате уздырды.

17
IMG_20230404_122340
IMG_20230404_114157
IMG_20230404_114749

Балалар яраткан әкиятчеләренең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, Андерсенның ярлы гаиләдә туып хәерчелектә үсүенә карамастан, дөньяви танылу алуга ирешүе турында белде.   
Алып баручы балаларга «Принцесса на горошине», «Огниво» әсәрләрен укыды, балалар «Новое платье короля» әкияте буенча мультфильм карады. Шулай ук укучылар «Геройны таны», «Вакыйгалар буенча әкиятне таны» бәйгеләрендә катнашты, әкият иллюстрацияләре өлешләрен җыйды. Балаларның язучы әкиятләрен яхшы белүе шатландырды, алар җиңеп чыга алмаган бер генә сорау да булмады. Чара азагында укучылар «Андерсенның мавыктыргыч әкиятләре» китап күргәзмәсе белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: