«Гаҗәеп китаплар дөньясы»: китапханә дәресе (0+)
5
Май 2022
Пәнҗешәмбе
5 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Гаҗәеп китаплар дөньясы» дигән китапханә дәресе уздырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен китапханә белән танышу – яңа, тылсымлы һәм гаҗәеп кызыклы дөнья белән танышу ул. Китапханә хезмәткәрләре нәниләргә китап патшалыгы, китапханә фонды, китапханә структурасы һәм китапларны куллану кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар абонемент, уку залы, укучы формуляры һәм бердәм укучы билеты кебек гадәти булмаган терминнар белән танышты. Журнал һәм китапларны гына түгел, ә иллюстрацияле энциклопедик басмаларны да бик теләп карадылар. |