«Китап төзелеше» китапханә дәресе (6+)

Китапханәдә китаплар никадәр күп! Китапның нәрсә турында язылган булуы турында ничек белергә? Беренче кыска вакытлы танышуда китап үзе турында нәрсә сөйли ала? 13 нче санлы китапханә хезмәткәре гадәти булмаган дәрес – китапханә сәгате уздырды һәм китап турында күп кенә кызыклы фактларны сөйләде. Чара Новосибирск өлкә яшьләр китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында үткәрелде.

Чара барышында балалар китапның тышкы төзелеше: тышлык һәм сөпер тышлык, титул битендә нинди белешмәләр язылуы турында белде. Укучылар яңа атамалар – кереш сүз, аннотация, соңгы сүз, эчтәлек сүзләре белән танышты. Балалар «тышлык» һәм «тыш» төшенчәләрен аерырга өйрәнде, һәм кайбер китапларга супер тышлык та кидерүләре һәм кереш һәм соңгы сүзләрдә бирелгән белешмәләрнең никадәр әһәмиятле булуы турында белде.  
Чара викторина белән тәмамланды, аның ярдәмендә балалар үткән материалларны ныгытты. 

 

Поделиться: