«Журналлар иле» китапханә дәресе (6+)

5 ноябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе яшь укучылар өчен «Журналлар иле» дигән китапханә дәресе уздырды.
Балалар өчен чыгучы хәзерге заман журналлары яшь китап сөючеләрнең төрледән-төрле ихтыяҗларына җавап бирә. Алар өйрәтергә һәм күңел ачтырырга, киңәш бирергә һәм белемнәрне киңәйтергә сәләтле. 

ыапифыавт
(1)IMG_2101
(2)IMG_2103
(3)IMG_2105

Укучылар игътибарына «Мурзилка», «Веселые картинки», «Тошка», «Непоседа», «Стрекоза», «Читайка» һ.б. бик күп матур журналлар тәкъдим ителде. Китапханәче балаларны Россиядә һәм Татарстанда балалар матбугаты үсеше, шулай ук газета, мәкалә, язма, мөхәррир кебек төшенчәләр белән таныштырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: