«Сүзлек уеннары» китапханә дәресе (12+)

19 ноябрьдә 3 нче санлы китапханәдә «Сүзлек уеннары» дигән китапханә дәресе үтте. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр белән танышу. Китапханәче энциклопедияләр, белешмәлекләр, сүзлекләр һәм аларда, иллюстратив материалны кулланып, кирәкле мәгълүматны эзләү ысуллары турында сөйләде. Һәр белемле кешегә кирәкле сүзлекләргә зур игътибар бирелде.

20251119_131055
IMG-20251119-WA0132
IMG-20251119-WA0138

Балалар китапханәдә булган сүзлекләр белән танышты, аларны дөрес кулланырга өйоәнде. Укучылар аларның ике төп типка: энциклопедик һәм тел сүзлекләренә бүленүе турында белде. Чара барышында укучылар «Сүзлек белән бергә», «Белемлеләр», «Мөхәррир», «Мәгънәсен табарга» кебек кызыклы бәйгеләрдә катнашты. Монда балалар үзләренең рус теле сүзлекләре белән эшләү күнекмәләрен күрсәтә алды.  
Чарага «Сүзлек серләрне ача» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: