«Сүзлекле уеннар» китапханә дәресе (12+)

16 май көнне 3 нче санлы китапханәдә «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында «Сүзлекле уеннар» дигән китапханә дәресе узды. Китапханәче энциклопедияләр, белешмәлекләр, сүзлекләр һәм аларда иллюстратив материал кулланып кирәкле мәгълүматны эәләү ысуллары турында сөйләде. Һәр белемле кешегә кирәкле сүзлекләргә зур игътибар бирелде.  

123
Библиотечный урок «Словарные забавы» (12 ) (2)
Библиотечный урок «Словарные забавы» (12 ) (3)
Библиотечный урок «Словарные забавы» (12 ) (4)
Библиотечный урок «Словарные забавы» (12 )

Балалар китапханәдәге сүзлекләр белән танышты, аларны дөрес кулланырга өйрәнде. Укучылар аларны ике төрлегә: энциклопедик һәм тел типларына бүленүе турында белде.  Чара барышында балалар «Сүзлек белән бергә», «Белемлеләр», «Редактор», «Мәгънәсен табарга» кебек кызыклы бәйгеләрдә катнашты. Монда укучылар үзләренең рус теле сүзлекләре белән эшләү күнекмәләрен күрсәтә алды. 
Чарага «Сүзлек серләрне ача» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: