«Рус сөйләме галиҗәнапләре – Сүзлек»: китапханә сәгате (6+)

22 февраль көнне 13 нче санлы китапханә оештырган «Рус сөйләме галиҗәнапләре – Сүзлек» дигән китапханә сәгатенә «Смеем мечтать!» шәхси мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары килде. Сыйныф «Рус классик мәктәбе» программасы, танылган язучы һәм педагог К.Д.Ушинский дәреслекләре буенча белем ала.

словарь
13 ф. 22.02 библ урок Словари 1
13 ф. 22.02 библ урок Словари 2

Балалар В.И. Дальның «Бөек тере рус теленең аңлатмалы сүзлеге», С.И. Ожеговның «Рус теле сүзлеге», «Мәктәп укучылары өчен рус теленең орфографик сүзлеге», «Рус теленең фразеологик сүзлеге», «Рус теленең мәктәп сүз төзелеше сүзлеге» һ.б. төр сүзлекләр белән танышты һәм укуда Сүзлекләрнең нинди файда китерүләрен ачыклады. 

Балалар сүзлекләр белән актив эшләде, эзләнү биремнәре башкарды: В.И.Даль сүзлегендә, мәсәлән, «клевый» сүзенең аңлатмасын, ә С.И. Ожегов сүзлегендә «китапханә» сүзенең мәгънәсен тапты, Президент, ровесница сүзләрен язып, Орфографик сүзлек буенча үзләрен тикшереп карады, «зарубить на носу» һәм «надуть губы» фразеологик әйтелмәләренең нәрсә аңлатуын Фразеологик сүзлек буенча эзләп тапты һ.б. 

Чара бик файдалы һәм эчтәлекле узды. Укытучы да, балалар да очрашудан канәгать калды.  

Мәктәп укучыларын китапханәбезгә китапханә сәгатьләренә чакырып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: