«Гаҗәеп китап серләре» китапханә сәяхәте дәресе (6+)
16 апрель көнне 10 нчы санлы китапханә укучыларны китапханә сәяхәтенә чакырды. Чара китапханәдәге иң зур хәзинә – китапка багышланды. Кирәкле китапны сайлап алуда ярдәм итәр өчен, китапханәче балаларны китапның төп элементлары белән таныштырды һәм алар ярдәмендә ничек итеп китапның нәрсә турында язылган булуын, укучыга аның кызыклымы, кирәкме-юкмы икәнлеген аңларга мөмкин булуын сөйләде. Шулай ук яшь китап сөючеләр форзац, аннотация, ляссе, титул бите һ.б. яңа терминнар белән танышты. |