«Китап буйлап сәяхәт»: китапханә дәресе (6+)

24 һәм 25 март көннәрендә 16 нчы санлы китапханә урта сыйныф укучылары өчен «Китап буйлап сәяхәт» дигән китапханә дәресе уздырды.

Сез кулыгызда китап тотып торасыз. Ул нәрсә турында? Тәҗрибәле укучы, китапны ачып карагач та, аның үзе өчен кызыклымы-юкмы икәнлеген аңлый. Ә моның өчен китапның төзелешен, нәрсәгә беренче чиратта игътибар итәргә кирәклеген белергә кирәк. 
Китапханә дәресе барышында балалар китапның төп элементлары һәм төзелеше белән танышты, китапның ни турында, аны уку кызыклы булачакмы икәнен ничек итеп алар ярдәмендә аңларга икәнен белде. Бишенче сыйныфлылар «фронтиспис», «форзац», «нахфорзац», «аннотация» турында кызыклы мәгълүмат алды. Алар китапның библиографик тасвирламасы нәрсәдән торуы, «кереш сүз» һәм «ахыргы сүз», «эчтәлек» һәм «исемлек» төшенчәләренең аермасы турында белде. 
Чара азагында, алган белемнәрен ныгыту өчен, яшь китап сөючеләр дәрес темасы буенча биремнәрне үтәде һәм китап туу турында видеоязма карады. 

Поделиться: