«Бөек Петр»: китапханә дәресе (6+)

на сайт (2)
на сайт
Петр …
сайт

17 нче санлы китапханәдә «Бөек Петр» дигән мавыктыргыч китапханә дәресе үтте. Алып баручы Россияне тамырыннан үзгәрткән, илнең тарихына һәм үсешенә үзеннән зур өлеш керткән патша Петр I идарә иткән чордагы кызыклы фактлар һәм вакыйгалар белән таныштырды. Бу кешенең хәрби эштә һәм мәгърифәтчелектә, Фәннәр Академиясен һәм флот булдыруда, илнең социаль һәм сәяси тормышы реформаларында казанышларын бәяләп бетергесез – буыннар әлеге данлы эшләргә башлангыч биргән Бөек Петрны хәтерли һәм хөрмәт итә.  
Балалар «Бөек патша һәм реформатор» презентациясен карадылар, аннан соң викторина сорауларына җавап бирделәр, тарих буенча китапларны кулланып, бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүматлар белделәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: