«П.И. Чайковский: музыкага багышланган тормыш» китапханә дәресе (12+)

25 апрельдә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныфлылар өчен композиторның юбилеена багышланган «П.И. Чайковский: музыкага багышланган тормыш» дигән китапханә дәресе уздырды. 
Китапханәче яшүсмерләргә Петр Ильич Чайковскийның тормышы һәм иҗатыннан кызыклы фактларны сөйләде. Балалар аның тормышы белән бәйле истәлекле урыннар: булачак композитор укыган консерватория; авторның бик күп әсәрләрен иҗат иткән Майданово музей-утары белән танышты. Шулай ук яшьләр Петр Ильич Чайковскийның иң танылган балеты – «Щелкунчик»ның ни өчен шундый зур уңышка ирешүе турында белде.
Чара азагында балалар «Без Чайковский турында нәрсә беләбез?» викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирде.
Яшүсмерләр  Петр Ильич үзеннән соң даһи музыкаль мирас калдырган, ул бүген дә бөтен дөнья композиторларын һәм башкаручыларын илһамландырып тора дигән нәтиҗәгә килде. 

Поделиться: