«Китаплар дөньясына ишекне ач» китапханә дәресе (6+)

18 марта 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китаплар дөньясына ишекне ач» дигән китапханә дәресе узды.

4 IMG_3768
5 IMG_3621
6 IMG_3738
7
3 IMG_3615
1 IMG_3612
Яшь укучылар китапханә белән танышты, анда нинди китаплар саклануы һәм аларның кайсы бүлекләргә каравы турында белде, шулай ук абонемент, уку залы, укучы формуляры кебек төшенчәләрне өйрәнде. Зур кызыксыну белән балалар журналларын, энциклопедияләрне, башлангыч сыйныф укучылары өчен иллюстрацияле белешмәлекләрне карадылар. Балалар китапханә киңлегендә ориентлашырга өйрәнде һәм китапханә кагыйдәләре белән танышты. Чарадан соң укучылар китаплар карарга калды һәм күпләре өйләрендә уку өчен әдәбият алды. 

Китапханә дәресе Константин Паустовскийның: «Укыгыз! Һәм сезнең тормышта бер бит тә укымаган, яңа китаптан бер генә булса да битне укымаган көнегез булмасын», – дигән сүзләре белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: