«Китап һәм китапханә турында»: китапханә дәресе (0+)
18
Июль 2022
Дүшәмбе
18 июль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе китапханә дәресе уздырды. Чара башында китапханәче балаларны китапханә, китап фонды, белешмә-библиографик күрсәтмәләр һәм журналлар белән таныштырды. Чара кунаклары китапларны дөрес куллану, аларның әһәмияте һәм ничек тууы турында сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңлады. Балалар китапханә сүзенең «китап» һәм «ханә» – китап һәм йорт дигән ике сүздән килеп чыгуы, һәм китапның 500 елдан артык тарихы булган бер могҗиза булуы турында белде. Шуннан соң балалар тәкъдим ителгән яңа китап һәм журналларны мавыгып карады. «Яраткан әкиятләр битләре буйлап» викторинасы балаларга аеруча ошады. Балалар бик теләп әкият дөньясына чумды, сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште. Очрашу файдалы һәм кызыклы узды. |