«Ямансулыктан дәва – кулга тоткан журнал!» китапханә дәресе (0+)

18 сентябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь укучылар өчен «Ямансулыктан дәва – кулга тоткан журнал!» дигән китапханә дәресе үткәрде.

оралопб
(1)32545656
(2)image-18-09-24-09-37
(3)IMG_2029

Укучылар игътибарына «Мурзилка», «Веселые картинки», «Тошка», «Непоседа», «Стрекоза», «Читайка» журналлары һәм башка матур рәсемле вакытлы матбугат басмалары тәкъдим ителде. Китапханәче балаларны Россия һәм Татарстанда балалар матбугатының үсеше белән таныштырды, һәм шулай ук газета, мәкалә, язма, редактор төшенчәләренә аңлатма бирде.

Хәзерге заманда балалар өчен чыгучы журналлар яшь укучыларның төрле ихтыяҗларына туры килә. Алар өйрәтергә һәм күңел ачтырырга, киңәш бирергә һәм күзаллауларны киңәйтергә сәләтле.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: