«Китап – бөек могҗиза»: китапханә дәресе (6+)

13 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китап – бөек могҗиза» дигән китапханә дәресе үткәрде. Яшь китап сөючеләр язу һәм китап барлыкка килү юлы буйлап виртуаль сәяхәт кылды. 

книга
IMG-20211013-WA0038
IMG-20211013-WA0033
IMG_7415

Балалар борынгы һәм серле Мисыр, Борынгы Греция, гаҗәеп Борынгы Кытай, Германия һәм борынгы Рус иле кебек төрле илләрдә булдылар. 
Бу гадәти булмаган дәрес үз эченә күп кенә кызыклы һәм яңа мәгълүматны алды: балчык такталар, папирус, пергаменттан алып компьютерда эшләнгән заманча басмаларга кадәр. Балалар дөньяда беренче кәгазьнең Кытайда барлыкка килүе, биш йөз еллар тирәсе аны ясау серен ачмаулары, ә Германиянең дөньяга беренче басу станогын бүләк итүе турында белде. «Әсәрне кем язды?» викторинасында катнашып, яраткан авторларын искә төшерделәр. Китапханәдә файдалы итеп уздырган буш вакытлары бик күп яңа тәэсирләр һәм яхшы кәеф бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: