«Китап һәм китапханә: тарих битләре» китапханә дәресе (6+)

27 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә беренче сыйныф укучылары өчен «Китап һәм китапханә: тарих битләре» дигән китапханә дәресе үтте. Яшь укучылар китап һәм китапханә дөньясы тарихына мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. 

щпадлрпаждр
IMG_0040
IMG_0049
IMG_20241127_112359_363
IMG_20241127_104429_123
IMG_0046

Алар язу барлыкка килү юлы буйлап сәяхәт итте, борынгы кешеләрнең төрле язу ысуллары, кәгазь, китап барлыкка килү тарихы турында белде. Китапханәче балаларны китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды һәм китапны пөхтә итеп тотарга, сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеге турында сөйләде. «Книжки мы не будем обижать» мультфильмын карау укучылар өчен кызыклы һәм гыйбрәтле булды. Әдәби викторинада балалар күренекле балалар язучылары әсәрләре битләрендәге танылган геройларны яхшы белүләрен күрсәтте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: