«Яраткан китап белән каникуллар» китапханә дәресе (6+)

Көзге каникуллар яңа кичерешләр, танышулар һәм ачышлар чоры. Шул уңайдан 29 октябрьдә 3 нче санлы китапханәдә көзге каникуллар вакытында «Яраткан китап белән каникуллар» дигән китапханә дәресе узды.

20251027_104136122332
20251027_101058
20251027_101332

Кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы балалар китапларына күзәтү ясалды. Укучыларга балачактан яяраткан әкиятләр, маҗаралы һәм фантастик әдәбият, вакытлы матбугат басмалары тәкъдим ителде. Чара барышында балалар рольләргә бүлеп укыды, төрле әсәрләр геройларының юлъязмалары белән танышты, ребуслар һәм табышмаклар чиште. 
Чара азагында балаларга бүләккә татлы күчтәнәчләр сандыгы эләкте! Канәгать һәм бәхетле балалар янәдән очрашу теләге белән саубуллашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: