«Китап» ничек туа» китапханә дәресе (6+)

23 майда 5 нче санлы китапханәдә укучылар өчен Новосибирск өлкә яшьләр китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында «Китап» ничек туа» дигән китапханә дәресе уздырылды. Яшь укучылар китап бастыру тарихы буенча мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Балалар кәгазьне уйлап табуның сикәлтәле юллары, кешеләрнең гасырлар дәвамында үз уйларын һәм белемнәрен язып калдыру ысулларын эзләүләре турында белде. Китапханәгә килүчеләр китапның ташларда язган иң борынгы заманнардан алып заманча нәшрият басмаларына кадәр узган үсеш юлын күзәтте. 

5
IMG_20250523_115039_476
IMG-20250523-WA0053
IMG_20250523_115159_176
IMG-20250523-WA0055
IMG-20250523-WA0010

Чарада катнашучылар зур кызыксыну белән төрле чорларда китапларның нинди материаллардан ясалуын өйрәнде: балчык тактачыклардан һәм папирус, пергаменттан алып кәгазьгә кадәр. Алар китапның формасы һәм эчтәлеге ничек үзгәрүе, китап басу технологиясенең үсеше, китап ясауда нинди һөнәр ияләре катнашуы һәм ничек итеп китапны киң даирә укучылар да куллана башлавы турында белде. Китапханә дәресе балаларга китап басу тарихы  турында үз белемнәрен киңәйтеп кенә калмады, ә китапка кадерле мәгълүмат чыганагы һәм мәдәни мирас буларак та яңача караш ташлый алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: