«Таныш булыгыз, Гуттенберг» китап басу тарихы»: китапханә дәресе (6+)

27 март көнне 17 нче санлы китапханәдә «Таныш булыгыз, Гуттенберг» китап басу тарихы» дигән китапханә дәресе үтте.

17 ф
IMG20230320123614
IMG20230320120859

Китап кешеләргә күп гасырлар дәвамында хезмәт итә. Ул хәзерге заманча кыяфәттә булганчы озын һәм катлаулы юл үткән. 
Чара барышында балалар язу тарихы – төенле язу, чөйсыман тамгалы язу; язу материаллары: папирус, каен тузы, пергамент, кәгазь; китап басу тарихы белән танышты. Алып баручы кәгазьне кем һәм кайчан уйлап табуы, борынгы заманда китапларны нинди материаллардан ясаулары, беренче басма китапның барлыкка килү тарихы һәм аның бизәлеше турында сөйләде. Балалар китапның мәңгелек булуы, аның яшәве һәм яшәячәге, һәр китапның тарихның бер кисәген тәшкил итүе, кешелекнең бөек хәзинәсе, акыл сандыгы һәм белемнәр чыганагы булуына инанды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: