«Габдулла Тукай: татар халык тавышы» китапханә дәресе (12+)

23 апрельдә «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен язучының юбилеена багышланган «Габдулла Тукай: татар халык тавышы» дигән китапханә дәресе үткәрде.
Чара вакытында яшүсмерләр бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән танышты. Балалар Габдулла Тукайның кайбер әсәрләрен кычкырып укыды. 

1тукай15ф
2тукай15ф
3тукай15ф
4тукай15ф

Яшьләр үзләрен артистлар ролендә дә сынап карады һәм язучы әсәрләре буенча әкиятне кыскача сәхнәләштереп күрсәтте. Дәрес азагында укучылар бергәләп «Туган тел» җырын башкарды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: