«Китапханә, китап, мин – без бергә тугры дуслар» китапханә дәресе (0+)
20 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен «Китапханә, китап, мин – без бергә тугры дуслар» дигән китапханә дәресе узды. Китапханә ишекләрен ачып, балалар әкиятләр һәм маҗаралар дөньясына килеп керде, аларны әдәби геройлар Пьеро һәм Пеппи Озыноек каршы алды. Уку утравында чара кунаклары «Иң игътибарлы», «Әкият белгечләре» һәм «Исеңә төшер» дигән уен утраучыкларында булды. Беренчесендә – балалар китапханәнең төп кагыйдәләре, китапханәдә үз-үзеңне дөрес тоту һәм китапларны куллану кагыйдәләре белән танышты. Икенче утраучык рус халык әкиятләренә багышланды, анда «Әкият лабиринты» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. «Тылсымлы сандык» дигән өченче утраучыкта укучылар әкият геройларының әйберләрен таныды. Чара азагында теләге булган балалар китапханәгә язылды.
|