«Яраткан китаплар геройлары» китапханә кинозалы (6+)

5 ноябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе көзге каникуллар көннәрендә «Яраткан китаплар геройлары» дигән китапханә кинозалы үткәрде.

(1)IMG_1172
(2)IMG_1189
(3)IMG_1196
(4)IMG_1191

Балачак – иң гүзәл чор, бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә, һәм мәгълүмат чыганагы һәрвакыт китап булмаска да мөмкин. Балалар яхшылыкны явызлыктан аерырга яраткан мультфильм персонажлары гамәәләре мисалында да өйрәнә. Балаларның бүгенге тормышын алардан башка күзалдына китерү мөмкин түгел. Матур, кызык, күңелле, яхшы, гыйбрәтле мультфильм геройлары, аларны балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә ярата. Яшь укучылар В. Сутеев, К. Чуковский, Э. Успенский кебек танылган балалар язучылары әкиятләре мотивлары буенча төшерелгән мультфильмнарны бик теләп карады. Аннан соң бергәләп караган мультфильмнары буенча фикер алыштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: