Китапханә хиты (6+)
30
Сентябрь 2022
Җомга
30 сентябрь, Ачык ишекләр көнендә, 23 нче санлы китапханәдә өлкәннәр абонементына килүчеләргә яңа матур әдәбият басмаларыннан һәм төсле рәсемле энциклопедияләрдән торган «Иң яңасы, иң яхшысы!» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Теләге булганнар үзләренә ошаган китапны сайлап алды, әдәби викторина сорауларына җавап бирде. Балалар абонементы укучылары өчен шулай ук «Минем яраткан китабым» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, «китап хастаханәсе» эшләде. Яшь китап сөючеләр көче белән 14 китап «дәваланды». Укучылар яраткан китапларын фотога төшерде, шигырь укучылар бәйгесендә катнашты. Уку залында балалар өчен яраткан мультфильмнар карау һәм «Пазлларны җый» өстәл уены оештырылды. |