«Ямансуларга вакыт юк» китапханә десанты (0+)

23 июльдә 5 нче санлы китапханә «Әллүки» балалар бакчасына «Ямансуларга вакыт юк» дигән китапханә десанты булып төште.

IMG-20250723-WA0012
IMG-20250723-WA0014
IMG-20250723-WA0016
IMG-20250723-WA0029
IMG-20250723-WA0034
Балалар бик теләп матур танып белү китаплары, яраткан әкиятләре, күңелле хикәяләр, шигырьләр белән очрашты. Яшь укучылар китаплар турында мәкальләрне искә төшерде, әкият персонажларының тылсымлы әйберләрен таныды, китапны куллану кагыйдәләрен белде. «Сүзне әйтеп бетер» викторинасында укый башлаган шигырьләрне дәвам иттеләр. Шулай ук балалар бик мавыгып, геройларны тасвирлау буенча әкиятләрне танып, «Табышмаклар» уены уйнады. Китапханәче балаларны ата-аналары белән бергә актив укучылар булырга һәм гаилә белән уку өчен китап сайлап алырга чакырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: