«Китап аша – яхшылыкка һәм яктылыкка»: китапханә сәгате (6+)

16 апрель көнне 8 нче санлы китапханәдә «Яшь китап сөючеләр» ял көне клубы әгъзалары өчен «Китап аша – яхшылыкка һәм яктылыкка» дигән китапханә сәгате узды. 

Через книгу
IMG_20220416_121836
IMG_20220416_125135
IMG_20220416_130015
IMG_20220416_115845

Чара вакытында балалар үзләре өчен гаҗәеп уку, китап могҗизалары һәм табышмаклары дөньясын ачты. «Китап – иң яхшы дустыбыз!» әдәби викторинасында, «Китап турында мәкальләр» һәм «Әкият нәрсәгә өйрәтә?» бәйгеләрендә катнашты. Ял көне клубы әгъзалары яраткан китаплары һәм авторлары турында үз фикерләре белән уртаклашты, иң беренче тапкыр укыган китаплары турында сөйләде. 

Чара азагында балалар китапханәгә булышырга булды: китапларны ябыштырды, аларны киштәләргә дөрес итеп урнаштырды һәм вакытларын файдалы итеп үткәрде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: