«Чаллы дуслар каласы» китапханә фестивале (6+)

IMG_0147
IMG_0198
IMG_0121
IMG_0119
IMG_0201
IMG_0295
IMG_0132
IMG_0209
IMG_0109
IMG_0286
IMG_0274
IMG_0142
IMG_0136
IMG_0267
IMG_0264
IMG_0277
IMG_0224
IMG_0268
IMG_0217
IMG_0212
IMG_0192
IMG_0218
IMG_0187
IMG_0180
IMG_0166

Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә инде менә 4 тапкыр Төбәк халыкларының милли мәдәниятын һәм әдәбиятын чагылдырган «Чаллы – дуслар каласы» дип аталган китапханә фестивале кысаларында дусларны берләштерде.

Фестиваль китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, шәһәребездә яшәүче татар, рус башкорт, чуваш, мари, әрмән, алман, керәшен, әзербайҗан милләтләре катнашында уздырылды. Әлеге бәйрәм Халыкара туган тел көненә багышланды.

Фестиваль үз эшен китапханәнең Актлар залында 12.00 сәгатьтә башлап җибәрде. Бәйрәмнең ачылу тантанасында шәһәрнең Комсомол районы башкарма комитеты, мәдәният идарәсе, милли җәмгыять вәкилләре катнашты.

Фестиваль кысаларында алты кызыклы һәм мавыктыргыч мәйданчык үз эшен алып барды. Аларның һәрберсе тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барды.

«Әдәби Чаллы» мәйданчыгында кечкенә дусларыбыз өчен безнең төбәктә яшәүче балалар шагыйрьләре Әлфия Габрашитова, Раушания Гыйләҗева белән кызыклы очрашу оештырылды, шигырь укырга теләүчеләр өчен ирекле микрофон эшләде. «Әдәби чатыр» мәйданчыгында исә китап укучыларыбыз шәһәребезнең шагыйрәсе, автор-башкаручы Валентина Садовникова белән кызыклы әңгәмә алып барды. «Алтын куллар» мәйданчыгы һөнәрчелеккә багышланды һәм биредә халык промыселлары күргәзмә-ярминкәсе, «Халык бизәкләре», «Халык курчагы» исемле мастер-класслар үткәрелде. Алсу ханым Габдулхакованың «Халык җәүһәрләре» исемле кул эшләре күргәзмәсе килгән кунакларда зур кызыксыну уятты.

Милли уеннар һәм биюләр белән кызыксынучыларны «Биюнең тылсымлы дөньясы» мәйданчыгы үзенә җыйды.

«Гасырлар хәзинәсе» исемле мәйданчыкта татар мәгърифәтчесе, язучы Ш. Мәрҗәни иҗатына багышланган «Мәрҗәниле халыктан без» исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Анда дөньякүләм билгеле борынгы кулъязмалар, китаплар белән таныштылар.

«Дуслык утравы»нда исә кунаклар Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның көнкүреше, тарихына сәяхәт  кылдылар.

Чараның кунаклары «КАМАЗ» мәдәният сарае каршында эшләп килүче Наилә Иванова исемендәге «Манзара» театры артистлары укучыларыбыз күңелендә аерым бер истәлек калдырып китте.

Фестиваль кысаларында Чаллыда яшәүче халыкларның дуслыгын яктырткан «Чаллы – дуслар каласы» балалар рәсем бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.  Кичәбез «Күбәләк биюе» яктылык шоуы, «Планка мьюзик» продюссерлык үзәге солистлары башкаруында «Чаллы гимны» белән үз эшен тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: