«Букчасыз атна» китапханә очрашулары (6+)

10 нчы санлы китапханә гадәт буенча мәктәп каникуллары вакытында һәркөнне чаралар уздыра. Бу көзге каникуллар шулай ук бик күңелле үтте. 
Башлангыч мәктәп укучылары өчен «Яхшы һәм төрле һөнәрләр күп» танып-белү уены узды, анда балалар төрле һөнәр төрләре белән танышты, күңелеңә хуш килгән һөнәрне сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында белде. Шулай ук «һөнәри» викториналарны һәм табышмакларныө чиштеләр; төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Кызыклы һәм файдалы очрашу азагында балалар «Маша и медведь» сериясеннән «Кем быть?» мультфильмын карады.

вкпо
10ф. «Неделя без портфеля». «Много профессий хороших и разных»..
10ф. «Неделя без портфеля». «Много профессий хороших и разных».
10ф. «Неделя без портфеля». «Много профессий хороших и разных»
10ф. «Неделя без портфеля». Информ-досье «Очевидное-невероятное»
10ф. «Неделя без портфеля».«Вопросы на засыпку».
10ф. «Неделя без портфеля».«Вопросы на засыпку»
10ф. «Неделя без портфеля». «Много профессий хороших и разных»,

Урта мәктәп яшендәге балаларны «Катлаулы сораулар» әдәби викторинасында катнашырга чакырдылар, ул дүрт этаптан торды: «Крыловның зообакчасы», «Сорау һәм җавапларда әкиятләр», «Серле урын», «Әдәби табышмаклар һәм шарадалар». Катнашучылар бер-берсен уздыра-уздыра һәм бик теләп китапханәче сорауларына җавап бирде. 
Өлкән сыйныф укучылары «Ачыктан-ачык – гаҗәеп» мәгълүмат-досье битләре белән танышты һәм быел тууына 130 ел тулган танылган физик-галим, 1978 елда физика буенча Нобель премиясе лауреаты П.Л. Капицаның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турында бик үкп кызыклы мәгълүматлар алды. Чараның икенче өлешендә балалар «Фән тарихы шәхесләрдә, «Үткән гасырларның фәнни ачышлары» төрле белем өлкәләренә караучы сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтә алды.
Китапханәдә узган вакыт укучыларга бик күп шатлык хисләре һәм матур кичерешләр, кызыклы маҗаралар бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: