Ишегалды бәйрәмендә китапханә мәйданчыклары (0+)
10
Август 2022
Чәршәмбе
9 август көнне шәһәр Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда ишегалды бәйрәме узды. Китапханә хезмәткәрләре бик мавыктыргыч һәм кызыклы китапханә мәйданчыгын ачып җибәрде. Нәниләр һәм аларның әти-әниләре хәрәкәтчән уеннарда актив катнашты, батут эшләде, шәһәрдәшләр яхшы һава торышы һәм дустанә аралашудан ләззәт алды. |