«Көзге Петербург: әдәби геройлар эзләреннән» китапханә сәяхәте (12+)

Санкт-Петербург – мәһабәт кала, аның белән Россия тарихының иң мөһим чоры бәйләнгән, дөньяга мәдәнияттә үзенчәлекле юнәлеш бүләк иткән шәһәр. Барлык рус шәһәрләре арасында иң европача булганы, иң капма-каршылысы, иң серлесе. Санкт-Петербург — туктап калган музыка сыман: һәркем аның тарихын белергә, күренекле урыннарын күрергә хыяллана. 

пврапр
IMG-20241202-WA0004
IMG-20241202-WA0007
IMG-20241202-WA0008
IMG20241202114927

2 декабрь көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре үткәргән «Көзге Петербург: әдәби геройлар эзләреннән» дигән китапханә сәяхәте барышында сигезенче сыйныф укучылары шулар һәм башка бик күп нәрсә турында белде. Электрон презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, очрашуда катнашучылар төньяк башкала буйлап виртуаль экскурсия кылды, Петербургның борынгы урамнары; шәһәр белән бер үк вакытта төзелгән Петропавлов кирмәне; Россиядәге борынгы чит ил сәнгате музее Эрмитаж; бар императорлар да дяирлек төзелештә катнашкан Кышкы сарай; Петербургның бөтен дөньяга танылган сарайлары һәм утарлары, музейлары һәм галереяларында булды. Катнашучылар элекке биналар, гадәти булмаган урам исемнәре, елга һәм каналларның салмак агымы артында нәрсә яшеренеп ятуы турында белде. Китапханәче шулай ук егетләр һәм кызларны Санкт-Петербургның  А.С.Пушкин, Н.В. Гоголь, Ф.М. Достоевский һәм башка танылган язучылар исемнәре белән бәйле әдәби урыннары буйлап чын-чынлап мавыктыргыч сәяхәткә чакырды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: