«Әдәби Мәскәү: нәфис әсәрләр геройлары эзләреннән» китапханә сәфәре (12+)

Бүген Мәскәү – бай тарихи үткәне, үзенең уникаль, күп гасырлык гореф-гадәтләре, кабатланмас рухы булган гигант кала. Болар һәм башкалар турында 23 октябрь көнне уртанчы сыйныф укучылары 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре оештырган «Әдәби Мәскәү: нәфис әсәрләр геройлары эзләреннән» дигән китапханә сәфәре барышында белде. 

лопришл
IMG20241023120748
IMG20241023122339
IMG20241023122343
IMG20241023122443
Электрон презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, очрашуда катнашучылар Мәскәү буенча виртуаль экскурсия кылды, үзләре өчен шәһәрнең моңа кадәр таныш булмаган матур һәм кызыклы бик күп урыннарын ачты. Балалар алдында музейлы, театрлы, архитектур, музыкаль һәм сәнгати Мәскәү килеп басты. Чара барышында яшьләр шулай ук Мәскәүнең бай әдәби тарихы булуы, анда бик күп бөек язучылар иҗат итүе турында белде. Алып баручы егетләр һәм кызларны Мәскәүнең Толстой, Чехов, Есенин һ.б. танылган язучылар белән бәйле әдәби урыннары буйлап чын мавыктыргыч сәяхәткә чакырды. Әдәби Мәскәү буйлап йөрү катнашучыларга үткәннәр рухына кереп чумарга, даһилар тормышына кагылырга һәм аларны шедеврлар тудыруга илһамландырган урыннарны күрергә мөмкинлек бирде. Чара белемнәрне киңәйтте, һәм җир йөзендәге иң яхшы шәһәргә янәдән гашыйк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: