«Китап галәме» китапханә сәяхәте (6+)

26 мартта 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Biblio-каникуллар» проекты кысаларында, яшь укучылар өчен «Китап галәме» дигән китапханә сәяхәте уздырды.
Балалар китабы бәйрәме — балаларга шатлык һәм күңел ачу бүләк итүче генә түгел, ә укуга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итүче күркәм вакыйга. Бу көнне китапханә чын әдәбият дөньясына әверелде, анда һәр бала үзө өчен нинди дә булса кызыклы нәрсә таба алды. 

(2)IMG_5628
(3)IMG_5679
(4)IMG_5616
(5)IMG_5681
(1) IMG_5592

Китапханәче бик мавыгып яшь кунакларны күптөрле китаплар һәм журналлар белән таныштырды, китапларны ничек дөрес кулланырга, үзеңә ошаган әдәбиятны ничек сайлап алырга һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында сөйләде. Балалар командаларга бүленде һәм җиде станциядә үткән мавыктыргыч ярышларга юл тотты. Һәр станция уникаль булды һәм үзенең кызыклы биремнәрен тәкъдим итте: «Табышлар бюросы» — табышмаклар чишәргә яратучылар өчен; «Бел әле» — әдәби әсәр белгечләре өчен; «Әдәби герой» — үзенең яраткан персонажларын искә төшерергә теләүчеләр өчен; «Әкияти ыгы-зыгы» — әкият сөючеләр өчен; «Иң акыллы» — чын эрудитлар өчен; «Пазллар» — башваткыч сөючеләр өчен; һәм «Рәсем буенча геройны танып бел» — тиз ассоцияләшә алучылар өчен. Бу уеннарда катнашып, яшь укучылар халык авыз иҗаты әсәрләре буенча үз белемнәрен күрсәтте, бик күп әкият персонажларын искә төшерде һәм үз логик сәләтләрен, эрудиция һәм фантазияләрен күрсәтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: