«Интернетның нинди куркынычы бар: ул безгә кирәкме, юкмы»: китапханә дуэле (6+)

«Куркынычсыз Рунет атналыгы – 2023» кысаларында 13 нче санлы китапханә укучылар өчен «Интернетның нинди куркынычы бар: ул безгә кирәкме, юкмы» дигән китапханә дуэле уздырды.

Шаблон для фотографий
13ф. инет
13ф. сеть
13ф.интернет

Китапханә дуэле балаларны ике командага бүлде, алар интернет киңлекләрендә балаларга янаучы куркынычларны, Интернетның уңай һәм тискәре якларын тикшерде. Яшь китап сөючеләр Интернет – ул дус һәм ярдәмче, әмма шул ук вакытта аны дөрес куллана белергә кирәк дигән нәтиҗә ясады.

Чарада балалар Интернетны куркынычсыз куллануның төп нигезләре турында күзаллаулар алды, бөтендөнья челтәренең барлыкка килү тарихы турында белде. Китапханәченең чыгышы «Куркынычсыз интернет» электрон презентациясе белән үрелеп барды. «Син һәм Интернет» уены нәтиҗәсендә укучылар компьютер белән эшләү кагыйдәләре турында мәгълүмат алды, балалар өчен төрле сайтлар белән танышты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: