«Китап укучылар эскәмиясе» китапханә акциясе (6+)

Җылы язгы көннәр җитү белән 17 нче санлы китапханә ел саен уздырылучы «Китап укучылар эскәмиясе» дигән китапханә акциясен яңадан башлап җибәрде. Китапханә хезмәткәрләре балалар аудиториясенең игътибарын китап укуның әһәмиятенә һәм саф һавада рәхәтләнеп яраткан басмаларны уку мөмкинлегенә җәлеп итте.  

123
17 ф Чит.Скамейка
17ф. Чит.скамейка
17ф.Скамейка
17ф.Чит.скамейка
17ф чит.скам.

Балалар бик теләп танып белү журналлары һәм матур рәсемле китаплар битләрен ачты. Алар өчен әкиятләр буенча кызыклы викторина әзерләнгән иде – балалар халык иҗаты әсәрләрен һәм автор әкиятләрен, әдәби геройларны, танылган балалар әсәрләре сюжетларын искә төшерде. Китапханәчеләр төрле яшьтәге үтеп баручыларга китапханәгә чакыру-визиткалары таратты. 
Акциядә катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм китапларның күркәм дөньясы аша тагын да күбрәк яңа һәм кызыклы мәгълүматлар, белемнәр алырга теләге туды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: