Җиңү тәрәзәләре – «ҮКС» МБУ

Җиңү көне алдыннан Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды һәм шәһәр Үзәк китапханәсе тәрәзәләрен Җиңүнең төп символлары – кәгазьдән кисеп ясалган Мәңгелек ут һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан гаилә әгъзаларын искә алу билгесе булган торналар һәм күгәрченнәр белән бизәде. 

Шулай ук китапханә хезмәткәрләре үзләре яши торган фатир тәрәзәләрен бизәде. Моның өчен Бөек Ватан сугышына багышланган фотолар, сугыш темасына рәсемнәр кулланылды. 

#библиотекиЧелнов#76летПобеды#деньПобеды#мыпомнимгордимся#Окна_Памяти

Поделиться: