Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Илгиз Халиков Үзәк китапханә белән танышты (12+)

15 сентябрь көнне Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков белән очрашу булды.

гости
IMG-20210915-WA0026
IMG-20210915-WA0034
IMG-20210915-WA0029
IMG-20210915-WA0037
IMG-20210915-WA0022

Чарада шәһәребез язучылары Әнвәр Шәрипов, Рәкит Аллабирде, “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Зәбир Хәлимов, Роза Хәмидуллина, Рушания Гыйләҗева, “Көмеш кыңгырау” газетасы мөхәррире Ризидә Гасыймова, “Мәйдан” журналы мөхәррире Лилия Фәттаховалар катнашты.

Очрашу дәвамында Илгиз Илдар улы китапханәнең туган якны өйрәнү, сәнгать, әдәбият тарихы музее бүлекләре белән якыннан танышты. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында кунак Татар конгрессының эшчәнлеге, аның киләчәккә планнары белән таныштырды. Очрашуда журналистлар, язучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

Илгиз Илдар улы Конгресс исеменнән китапханәгә өч телдә басылып чыккан “Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз!” китабын бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: