Китап безне космоска илтә»: китапханә киче (0+)

Бу көнне Үзәк балалар китапханәсе тылсымлы космос һәм күңелле фәннәр дөньясына күчте. Космос кәефен тоярга теләүче барлык нәни дусларыбыз аква-грим ярдәмендә космонавтлар һәм чит планетада яшәүчеләргә әверелде, «Мин – космосның бер кисәге» арт-зонасында фотомодельләр роленә керделәр. Балалар һәм аларның әти-әниләре актив рәвештә космик сэлфи ясады яки китаплардан ясалган ракета янында фотога төште. 

5ed5d80c-e618-4796-b259-f7a8f0e65e27
a3e5df8b-4bbc-44ff-a313-b5648af8e16e
7f6130aa-fcc7-40a5-98fe-f0868530c2c1
75caafc3-79ac-403f-9aa2-44c55476c41a
191a464a-ccb4-4b5a-a701-0fd5b70073f5
626d8db2-4d17-493e-9075-25f7e166425b
b444500f-7057-4a2b-aa37-5d5beca16e85
747ecea7-eec1-48dc-a56a-000fdb03b015
65377eb3-cd76-47aa-ac93-1a2ce7fbda30
135d30ec-27a4-4be8-948f-b76273a02132
16afe32a-7f11-4040-bee7-db6398b1c20d
69085228-e5d5-4b17-a326-fefce32cb0e6
2759ad05-3978-4317-b792-11ed8c568865
d32b509c-70bc-4e05-960b-6980edaded88

Барлык нәни космонавтлар һәм алар белән килгән өлкәннәр яхшы кәеф белән «Китап белән йолдызларга якын бул» дигән космик сәяхәттә булды, йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына кереп чумды, космос турында бик күп кызыклы фактларны белде, «Планеталар парады»н сәхнәләштерүдә катнашты, Юрий Гагарин һәм аның беренче очышы турында дулкынландыргыч видеоязманы карады. Татар эшлеклеләре исемнәре белән аталган космик тәннәр белән таныштырган «Галәмдә Татарстан эзләре» дигән мәгълүмат минутлары өлкәннәргә аеруча кызыклы булды. Аннан соң балалар  «Беренче очыш» дигән китаплар өчен китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс, чит планеталы белән өстәл уеннары турниры һәм зур плакатны бизәү буенча «Мега-ракета» рәсем почмагы кебек иҗади мәйданчыкларда катнашты, ә «Гаҗәеп космодром»да балалар биремле ракетаны сайлады һәм викторина сорауларына җавап бирде. 
Өлкәннәр астрономик башваткычны чиште һәм, сорауларга җавап биреп, астрономия һәм космонавтика өлкәсендә үз белемнәрен сынап карады, космос турында видеоязмалар һәм мультфильмнар карады.
Кичә космик витаминнар тарату һәм космо-диско-батл белән тәмамланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: