Кичке китапханә хозурында (0+)

«Китапханә төне-2022» акциясе кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә укуга битараф булмаган һәркем – балалар да, өлкәннәр дә вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздыра алды. 

Презентация һәм танып белү видеосы ярдәмендә балалар Россиянең осталыклары буенча иң танылган почмаклары буйлап сәяхәт кылды. Зур кызыксыну белән халык кәсепләре: хохлома, гжель керамикасы, Богородский уенчыгы, шулай ук Дымков, Филимонов, Каргополь балчык уенчыклары турында сөйләгәнне тыңладылар. Балалар бу эшләнмәләрне кем ясавы, кәсепнең барлыкка килүе һәм аны безнең көннәргә кадәр ни рәвешле саклануы турында белде. Кичә «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты һәм «Китап белән юл» шәһәр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү белән дәвам итте. 

Сумерки
Блиц-игра Пословица – не даром молвится.
Выступление главного специалиста управления культуры
Фотозона Молодцы и девицы в горнице во светлице
Гости Библиосумерок
Фото-зона
ребята играют в старинные игры
Мастер-класс
Игровая программа Как играли в старину
Фото-зона 2
Мастер-класс Кукла из старинного сундучка
Вручение наград победителям проекта Культурный дневник школьника
Награждение участников конкурса Классный путь с книгой
Приветсвие заведующей Центральной детской библиотеки
Фото-зона 3
Фольклорный квиз Старинная загадка для ума зарядка

Бүләкләү тантанасыннан соң, балалар һәм өлкәннәргә борынгы крестьян тормышы дөньясына кереп чумарга тәкъдим ителде. Крестьян кызы образындагы алып баручы элекке заманнарда ничек яшәүләре, крестьян балаларының җәй һәм кыш көннәрендә вакытларын ничек уздырулары турында сөйләде. Кызлар һәм малайлар зур кызыксыну белән борынгы гади уенчыкларны күзәтте, борынгы «Бабки» («Сөяк атышлы») уены турында мәгълүматны кызыксынып тыңладылар һәм 200 ел элек уйналган хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Уен темасын дәвам итеп, Петрушка нәни кунакларыбызны остакуллар роленә кереп карарга чакырды, һәм алар бик теләп үз куллары белән саклагыч курчак ясады, аларга бик шатланып өлкәннәр дә кушылды. Биремне бик яхшы үтәделәр! Китапханә киче канәгать елмаюлар һәм рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: