«Кәеф төсе – җәй» китапханә аланы (6+)

Балаларны яклау көне уңаеннан 8 нче санлы китапханә  Марат Бибишев исемендәге театраль паркта «Яшүсмер» яшьләр (яшүсмерләр) клубы үзәге тарафыннан оештырылган «Җәй ачкычлары» дигән концерт-күңел ачу программасында катнашты һәм, «Biblio – каникуллар» проекты кысаларында «Кәеф төсе – җәй» дигән китапханә аланы уздырды.

(1)IMG_7802
(2)IMG_7768
(3)IMG_7820
(4)IMG_7836
(5)IMG_7807
(6)IMG_7808

Җәй барыбыз өчен үзенең кояшлы ишекләрен ачты. Һәм бу көнне без иң якты һәм яхшы бәйрәмнәрнең берсе – Балаларны яклау көнен билгеләп үттек. Чара кунаклары «КИТАПХАНӘ» дип аталган китап утравы буйлап кызыклы сәяхәткә юл тотты. Бергәләп «Шигырьләр култыгы»нда, «Маҗаралар елгасы»нда булдылар, «Әкиятләр тавы»на менделәр һәм «Могҗизалар урманы»на килеп эләктеләр. Әлеге сәяхәтнең һәр этабы әдәби биремнәр һәм бәйгеләр белән үрелеп барды. 
Бәйрәм азагында китапханәчеләр укучыларга җәен дә китапханәне онытмауларын, китаплар укуларын теләде, һәм шул вакытта җәйге каникуллар ямансу булмас, ә мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы узар. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: