Китапханә төне: китаплар һәм комикс-лаборатория, җанланган рәсемнәр, мастер-класслар (0+)

28 май көнне шәһәр Үзәк китапханәсе ел саен уздырылучы «Китапханә төне» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунаклары өчен бай эчтәлекле программа тәкъдим ителде, монда һәркем үзе өчен кызыклы шөгыль таба һәм файдалы мәгълүмат ала алды.  

Акциянең программасы Китапханә төнен ачу тантанасы белән башланды. 

3vi1JQ0rc1t0GekhWfHduYyAVFQrDv-kcFc6QaSqZnU0hoO_OoosTLnHajy-EC2TtNO2E9KoB4v3zdqLz8-GQG-e
8WxzEZz2j4pr2QYRFsDGhgMkNeBM5KS5xDD4QZdebzntNc44tmCUXRrYrfgWiBWspScJgJzjkMROUynGXZ27ei-p
XbVdoAl7sq70nmxPQGF1YSmyccGpDYB73BIBqlGnaWoqUIrzpCx4_N5OFb7JvEdrg7Cr0CtEfcFzGReuPgMzUKs7
Oj9_szQFWHNIftDDXLcFRARyzisaG2iMQsr1TlChMweUnsfCjHaN9X_7zENqmkzww0bhObv_8RxKfI8QN06Bw0RC
Ygl29PdF_QnzCWGpPHvJzb8PJthbwL6E4FaSY7YWkwQRnXH0BswqyxHMM4o0ssb4lX1hG4k55FeBv8XO6Mw1wOaI
MQs2r_gR7BXeGy2hD9x0mtyWbPDP8QJ6KNYUWsfFCPzHrAPhjASKUf-rPyp9BE3DAfCzd0aH9vFr1rVckebGD1jB

Аны дәвам итеп режиссер Запольская Екатеринаның Ольга Дрей юмористик пьесасы мотивлары буенча куелган «Онытылмас юлдашлар» миниспектакле күрсәтелде.

db5f49d3-72ed-4dca-9176-81fba86715ca
fiOS5ffKtnOQ1-ZPCGiqIfZnl6Z-uTGcr_JH5wJNKNqcczPQFktzstYKrcmKPwhy75RzqMsNIv99Irc5Q2QZNhZn
dZhbQLAYqRUsvHMZAlCpiIPzJErHz82TGSUUZhkR9w-XLiWez3G44_BCYnJipcCoiXKJFmrGrerIb90En_VJZTzn

Әдәби-танып белү сәяхәте Китапханә төне кунакларын декоратив-гамәли сәнгать һәм халык иҗаты белән таныштырды. Сәяхәтнең төп геройлары – Ел фасыллары: Кыш, Яз, Җәй һәм Көз «Куянкай өе», «Теремкәй», «Шалкан», «Песи һәм Төлке» курчак спектакльләрен тәкъдим итте, уеннар һәм уенчыклар белән бәйле халык гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Барлык кунаклар халык уенчыгы дөньясына кечкенә генә сәяхәт кылды, китап күргәзмәсе аша аларның мәгънәләре, ул уенчыклар белән бәйле гаилә традицияләре турында белде. Спектакльләр арасында тәнәфесләр вакытында «Йөзек салыш», «Кыңгырау белән качышлы уены» кебек төрле халык уеннары уйнадылар.

FVe0GQeRCWR7ZrOg2sVpH98CdTIywFzcV90POxDXKRF4CFnNygVBktJG62m-8RJflcdYQqy-i1FC1JTEY1KXqeYa
-emrFNubdEUpuFKcEdQKa8wSNIJGc1SlmqCZ1z6CahB_UYny8246bFDH3QqnZn7498obBbnXKXMuJ-ee5RyZZnoq
4UiIERxj6JMiOhopNu9GBTbKfz68POccwOjTioiPe8dY9vmwIQYaRRNT1_iB1UwHLCYLUqIC65m3s_ysf2VXwUBH

Яшьләр өчен чын-чынлап сюрприз әзерләнгән иде – блогер Рәмис Гыйльметдинов белән фан-очрашу. Рәмис татар телендә «Дневник Татарина» («Татар көндәлеге») дигән блог алып бара, ул республикадан читтә дә шактый популярлык казанырга өлгерде. Көлкеле һәм тормышчан видеороликлар аңа 140 меңләп кешелек аудитория җыярга ярдәм итте. Блогер үз уңышының сере белән уртаклашты, ничек итеп популярлык казануы, тискәре фикерләргә карата җаваплары һәм аның бу эшенә туганнары һәм дусларының мөнәсәбәте турында сөйләде. Рәмис үз блогының үсеше турында сорауларга җавап бирде, шәхси һәм профессиональ тәҗрибәсе белән уртаклашты. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган блог алып баруны һөнәр дип санарга мөмкинме, бу юнәлешне киләчәктә нәрсә көтә кебек сорауларга җавап алды, социаль челтәрләрне үстерү һәм кызыклы, актуаль контент булдыруга кагылышлы лайфхакларны белде. 

pXtoKy9CTxl3i46QVtSTq-sdf1B4Bk7Jm3g1csr95fHLgTbgR9OCibQOn0ApyeyRYwmjuQsT8ln7-ykmv_MVdllX
DuosAsP7FeQDyl3TAZRecR-gUC5DM1HeNOfluLMFi5ZQ8SKjTlUnmN_txriV1DPJvPFF1HTNNonxsgL4Jdo13aCC

Яшүсмерләр һәм яшьләр бу Китапханә төнендә үзләре өчен китапханәдә комикслар дөньясын ача алды. Популяр график әдәбият яшь йөрәкләрне үзенә җәлеп итә, һәм бу көнне укучылар өчен төрледән-төрле комикслар тәкъдим ителде!
Битараф булмаганнар өчен Россия һәм Америка Кушма Штатларының гына түгел, башка илләрнең дә беренче график басмалары турында сөйләүче комикслар тарихына экскурс узды. Бу көнне китапханәгә килгән күпләрнең яраткан һәм танылган комикслар һәм фильмнар персонажлары – Дарт Вейдердан башлап Сейлор Мунга кадәр укучыларда зур тәэсирләр калдырды. 
Язучы Анатолий Ухандеев һәм рәссам Элина Рататейкаларның комикс лабораториясендә врокшопның икенче көне узды, анда катнашучыларның комикс-эшләре белән таныштылар. Тәкъдим ителгән барлык эшләр кызыклы һәм үзенчәлекле булды, һәм яшь рәссамнар үзләренең булачак эшләрен камилләштреү буенча киңәшләр алды. 

DNoYafup8LjBtgG7Bsbd12d12UVHOGyl3wvZ5oZtiC4qt9XfQKq99woYGNNgwpvnuMLHcUBRr6vQuNmJplSItvhb
FgweX93xCcn9hhXz7CoA3R9_MzK-xU6MB1uan9P0rie5Zgi65MAoH-nlnvm2sHxh7r4l8N7r19xRVsiSVfwY9FPY
JpMfxRmmo_x5DuC3I6RKQ-2hTTvXFA5-U1zqzyLBZXbwtca5SO0Q3BU7RjgA-CNYRGlHjEcgUhLg1Wjz0v8M9EoI

Кече картиналар галереясында Түбән Кама рәссамы Айзиряк Мостафинаның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Анда рәссамга хезмәттәшләре, иҗатын сөючеләрдән бик күп җылы, ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Вернисаж автор-башкаручылар Лариса һәм Андрей Даниловларның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды. 

TlQq86Mu2JCNEQET5it2TLzuzMm-KB8SfsU5w3hDWEjKtS-lYXbFzLxLYO1cS0pGw08pTLUM8dWPL9f1AQUC9NAO
OKWoX_apv2jfwp05KqHKhZ5tzorWQRCwW6CbIGFhEaDCniMzSdD2jInwJfCWoA0CZXOZZ4A9JR6B2BYquTX_atGv
O4m2e1dcz74q0eNRJxtpw60IOForzRzM3UXR_-ei0TwqCSFOqNeS2Oatj_8PstCVz0o4VfyMRVej2LQRxU-UN12S
GTDVM5JR27MNF6LGLLpsEQXp6ntQsejMNFFH8oow4ud3j04mbmtUEgCDcQCaYuhRVZD0DhY0aSsbdU_9bQWidBUd

Мастер-класс кунакларны пластилин сәнгатенә алып кереп китте. Нәкъ менә шул техникада борынгыдан килгән рус мәдәниятен саклаучы халык уенчыгы матрешка ясалды.

Әдәби кичәдә Россия һәм ТР язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрь һәм туган якны өйрәнүче Мансур Сафинның «Мой Утыз Имяни//Минем Утыз Имәнием» дип аталган рус теленә тәрҗемәләр китабы тәкъдир ителде. Автор китапның язылу тарихы, тәрҗемәчелектә куланылучы ысуллар һәм формалар, XIX гасыр татар классик шагыйре Габдерәхим Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты, ХIХ-ХХ гасыр башында яшәп иҗат иткән башка шагыйрьләр турында (М.Укмаси, Акмулла, С.Рәмиев, З. Ярмәки, С.Сөнчәләй, Ш.Бабич һ.б.) сөйләде. 

48e88b7f-bb82-4e7d-af7a-ca65a727152d (1)
12408149-dc07-4a1c-8afb-7daab6f2b0e2
eNYhsT85PR-1n02u7qoL169RVPQgG_Rjxwt5m5Ck1fEwj8zHrP0S8xPXvqB5lV8vJXDpBMHYC7JDIX-qfdamH00f
IW_ogBKyx96YiaOTw_NdZPPeoWDC6DiA1KGNWejQhnMbUVpdsqOqzBxMOhxoILFhMcj2p5OrbTMY4_tCu_SMysJQ

Китапханә төнендә катнашучылар талантлы язучылар һәм шагыйрьләргә бай Латин Америкасы ярларына килеп чыга алды. Аларны үзенең латин америкасы удар уен коралларында уйнау буенча мастер-классы белән Капоэйра студиясе каршы алды, шулай ук сугыш сәнгате ысуллары белән уртаклашты. Китаплар күргәзмәсе исә танылган язучыларның тормыш юллары белән таныштырды һәм латин америкасы стилендәге киемнәрдә фотога төшәргә мөмкинлек бирде. 

n6FvJAacdt7kmsoCfW6ZI2zexFM_Jp2ybWzq5wROTv-0LWBkVK-n_pC2sTv7pmVDX4ap1PQ3a4M0KxHAWLqMqHcg
uZsmt_et4tyNOWJvVpx4r3j71glpgeoD1AxEHjcln2NVBuojee3Tu3wa90fkLW9MOVV-9kcqhNcRfIfaZ_v4hpcZ
qT0Soxr0YEgzZeU4EIl0h2gJgdmykPifDMAtZzpa_298UzGtEuWE73I0muIoWitjp-PDteoVClKsMMRMSoXQXqIi

Вакытларын күңелле итеп уздырырга теләүчеләр өчен JUST DANCE мәйданчыгы эшләде, кунаклар анда яраткан музыкаль треклары астында бию осталыгында ярышты. Үзара ярышып, катнашучылар баллар җыйды һәм иң яхшы биюче исемен яуларга тырышты!
Китапханә төне дәвамында шәһәр Үзәк китапханәсендә балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен ачык уен мәйданчыгы эшләде. «Мавыктыргыч лабиринт» дип аталган өстәл уеннары буенча турнирда катнашучыларга Андрей Устюжанинның «Табышмак» исемле агачтан эшләнгән автор башваткычлары белән танышу мөмкинлеге тудырылды.   

234641b8-f7f3-4709-956a-2e1b12634371
9nrTUamV4jGPEJwtvPXv2QoHVnoNIqmkqpDyTyowqQD54G6wJqMW9iNSOmN8ilQI_9vh9JiCw9xT6gG959YfrtYM
77-ZiFfbEYz6oLI71G3Vp1em-DtbfAwnT3mxK98rB5nZKmQd53y9hKEFxTO3nKsVupu8rkEB2Yx7dHnkygnP3gr_
CONrVXQtYAi2LiO8oYWI2wxO7XZ8vAcFag2eUwoZ-34lyO14FWOwDMIUWg2J4lQZL8bHRjVJTkvgPhQOBtQ0Nmna
e8XfKfzYE36L5D7v9hN0RXZ33pRt55oVjNWeEQdOpcLwus_-lmHM5aUDSD9ZXkCrrSTwUDYNPWkXYZ28rUnKkLSp
fAwgXmCrkQnj-210HQXSFxwPlfhSMq1-E8FDqpTdZOfItI1bGLzc3p4ABTtj-czZcL_9BHSyLRQOcV6NdiGop2wB
FDBWOfPEfNb98RGmJKIitLG1nkcx_IDI57DCybOpOoZV7cojlYY43v4z4qTexCkBx27MvZz00cLdd6TYjPeG_0NT
3bcb9b76-d88a-44a3-a73a-99d6fcef918f
jopZ1v3p9HkLLsnb4DZraLuMiPzMBM7ZI7Qsxtdl9BxSLJcMeekS9ZBId2PGN6X01JdNo2QBSyUq82ko10MnlFA3
NHtAkS2XfxMBhJ1JCjpTn5wqY2PwKqnx1L7R0mB6SK66a7aFX3HDl_lPZ4TNiUzLuBlt2x809-7Ceo2TXtL9fO1E
oEo-S6CPf-f9TKPlNcmaH2Df08JhRIMjk_paeuiKwAuHT6427Gyq07YJ10ZJFhQbsVcjC9-Vf9kXr7LoqoyU0ldr
OhX_5Dm1YVFnbWMmAR_MKES_4uj46rtRBCkzAg7QNd2ZJSXrBPBkH1wJOCpPZ9rNeHcBWuR9bSli08K237Tx4LsQ
d78dfd33-f888-422b-b761-7e9671782b85
rdBa2X3rWsJcAMnq7–7J2RxRBsAvbug9FlSn83sGPIycz_7KyXGaJ75G8OlwoFRuJhAOjBIMCerKVhbha9oEb6P
xwqd1P81UPzFL8xRbBlW3MHpUia9cznBPcZjlp8drMEzikAuit78yBti8fRPLSPaxHIkOpSfbmRgurWgkJJ1NxL1

Чарага килүчеләр «Мафия», «Монополия», «Агрополия», «Эволюция» кебек уеннарны яратып уйнады. Традицион «Шахматлар», «Шашкалар», «Домино» өстәл уеннары үзләре янында төрле буын вәкилләрен берләштерде. Яшь кунаклар «Уңышлар кроссворды», «Диңгез сугышы», «Каланча», «Яшь Свинтус», «Уно» мавыктыргыч уеннарында ярышты, пазллар җыйды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: