Космик киңлекләргә юл ярып. Китапханә төне-2021 (0+)

24 апрель көнне шәһәр Үзәк китапханәсе «Китапханә төне-2021» Бөтенроссия акциясенә кушылды, ул «Китап – йолдызларга таба юл» шигаре астында үтте.

Китапханә төненә килгән иң кызыксынучан һәм акыллы катнашучылар профессор Чудаков күрсәткән фәнни шоуны тамаша кылды. Андагы шартлау, чыжылдау авазлары һәм ут чаткылары беркемне дә куркытмады, ә киресенчә, әлеге куркынычсыз экспериментлар бары тик уңай тәэсирләр генә уятты. 

Техника дөньясын сөючеләр робототехника, механика һәм программалаштыру нигезләре белән танышты. Технокласс белгечләре 3D каләм һәм пластик ярдәмендә төрле күкрәк билгеләре һәм күзлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. 

Әдәбият тарихы музеенда Урал Закировның «Есть в космосе и наши следы…» китабына бенефис уздырылды. Автор ватаныбыз космонавтикасы үсешенең беренче унбиш еллыгының тере шаһиты һәм катнашучысы була. Китап укучыны Казан һәм илебез космонавтикасы, Татарстанның космонавтлары һәм конструкторлары, Казан галимнәре төркеменең эше белән таныштыра. 

«Борын-борын заманда ерак Галәмдә» исемле кичә кунакларны «Йолдызлар сугышы» геройлары белән бергә каршы алды. Монда «Мандалорец» сериалы һәм Йолдызлар сагасы фильмнары буенча викторинада катнашырга, отышлы лотерея уйнатуда катнашырга, йолдызлы геройларның рәсемен ясарга һәм аларны буярга мөмкин булды. «Starfans Tatarstan» клубы фантастика сөючеләрне үзенә җыйды. «Войны клонов» мультсериалы да үз тамашачысын тапты.  

«Сынаулар аша йолдызларга» дигән әдәби-музыкаль кичә программасы мәгълүматка бик бай булды һәм яхшы кәеф тудырды. Китапханә кунаклары космос, беренче космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белде. Кешенең космоска беренче очышына әзерлек барган Байконур турында белде. Андрей Григорьевич Синевның Байконурда хезмәт итү елларыннан истәлекләре тыңлаучыларны космодром тарихының таныш булмаган кызыклы фактлары дөньясына алып кереп китте. Программаны Чаллы эстрадасы йолдызлары Илнур Гомәров, Фәрид Әхмәтов, Динә һәм Алинә, Лилия Мортазина, Эдуард Вәлиевларның матур чыгышлары бизәде.

IMG_9213
IMG_9180
IMG_9192
IMG_9242
IMG_9170
IMG_9223
IMG_9193
IMG_9219
IMG_9216
IMG_9174
IMG_9228
IMG_9209
IMG_9208
IMG_9201
IMG_9234
IMG_9199
IMG_9195
IMG_9187
IMG_9185
IMG_9173
IMG_9239
IMG_9167

Сәнгать сөючеләр космик Галәм киңлеген ясау буенча Арт-тимбилдинг мәйданчыгында чын иҗади командада катнашты. Төрле төсләрне кушып ясалган космик пейзаж галәмнәр дөньясы хыялларына чумарга мәҗбүр итте. Теләге булганнар акварель, гуашь, пастель һәм төсле карандашлар белән гаҗәеп матур йолдызлар картинасы тудырды. 

«Космоска очыш» иҗади мастер-классында катнашучылар кәгазьдән композиция – якты йолдызлар арасыннан Галәм киңлекләренә очучы ракета ясады.

«Мафия», «Монополия», «Ведьмак» кебек өстәл уеннарында осталыкта ярышырга яшьләр җыелды. «Яшь Свинтус», «Уно», «Башня», «Уңышлар башваткычы», «Диңгез сугышы» уеннары балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Иң нәни кунаклар исә тизлеккә пазллар җыюда көч сынашты.  

Китапханә төнендә катнашучы һәркем космонавтикага багышланган фотозонада фотога төшә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: