«Китап аша табигать дөньясына» китапханә чарасы (6+)

25 апрельдә 3 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Китап аша табигать дөньясына» дигән китапханә чарасы уздырды.
Чара башында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Җир көненең гореф-гадәтләре һәм планета халкын әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә берләштерүче дөнья чаңы белән танышты. Китапханәче «Бу Җир синеке һәм минеке» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

3ф. Библиомикс «Через книгу в мир природы» (2)
3ф. Библиомикс «Через книгу в мир природы» (3)
3ф. Библиомикс «Через книгу в мир природы»

Балалар Чыршыкай белән «Чүпне җый», «Чәчәк утырт», «Янгынны сүндерик» хәрәкәтчән уеннарында, экологик грамоталылык нигезләре буенча блиц-сораштыруда катнашты. Чыршыкай балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, табигатьне ничек һәм ни өчен сакларга кирәклеге турында сөйләде. Балалар барлык биремнәрне бик яхшы итеп үтәп чыкты. Алга таба флешмоб үткәрелде: һәр катнашучы дустанә һәм дәртле итеп экологик юнәлештәге көйләр астында музыкаль-ритмик күнегүләр башкарды.  
Бәйрәм азагында балалар бергәләп «Кечкенә экологлар анты» әйтте һәм «Кечкенә экологлар гимны» астында табигатьне саклаучылар таныклыгы алды. Кечкенә экологлар командасына яңа балалар өстәлде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: