«Уку утравындагы маҗаралар»: библиокешинг (6+)

Библиокешинг – ул уен, китап хәзинәләре эзләп сәяхәт итү. Шәһәр Үзәк китапханәсендә китапханә корабында балалар сәяхәткә юл тотты! Ә утрауны уңышлы гына әйләнеп чыгу өчен, берничә тапкыр тукталыш ясап, кызыклы әдәби биремнәр үтәргә кирәк булды. 

Приключения
IMG_20220617_113701_940
IMG_20220616_170516_949
IMG-20220617-WA0000
IMG_20220616_170536_592

Катнашучылар, әдәби персонажларны танып, алтын табып, үз белемнәрен күрсәтте, һәм, язучылар фамилияләренә парын – әлеге язучы язган әсәр исемен табып, хәтта үзләрен чын китапханәчеләр итеп тоя алдылар. Балалар белән элемтәгә шагыйрь чыкты һәм утрауда көчле җил чыгып, аның иртән генә язган даһи шигырен очыртуы турында зарланды. Командалар бик теләп аңа барлык кәгазь битләрен җыярга һәм шигырьне яңадан тезәргә ярдәм итте. 

Авырлыклардан курыкмыйча, катнашучылар күркәм Уку утравына уңышлы гына барып җитте, һәм аның төп хәзинәсен – бик күп кызыклы мәгълүматлар тупланган китапларны тапты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: