«Әдәби экспресс» китапханә уены (6+)

26 мартта, Балалар китабы атналыгы кысаларында, шәһәр үзәк китапханәсендә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Әдәби экспресс» дигән китапханә уены үтте.

птаптптпатптп
5fbc316f-abe6-46a7-a297-6d39b7296063
36af4e84-7485-4f2a-95cb-86087a079a9b
8087c8ec-cfb7-497c-866e-2a6ded0b44e9
c454b39e-d8fa-40d8-af6e-9fb96a6361ed
1e78020e-bf52-40f8-bb29-19804ed4403a

Балалар мавыктыргыч китапханә уенында – библиокешингта катнашты. «Библио» тәрҗемәдә «китап», ә «кешинг» — «сер». Димәк библиокешинг — ул китап хәзинәләре эзләү дигән сүз. Яшь укучылар Мәче Базилио һәм Төлке Алиса белән бергә табышмаклар һәм ребуслар ярдәмендә яшерен хәзинәгә юл салды. «Әкият әйберләре», «Китап сере» бәйгеләрендә катнаштылар, Совет мультфильмнарын һәм «Эмодзи» буенча персонажларны таныдылар. Барлык биремнәрне үтәп, алар сандыкта яшерелгән хәзинәне табуга иреште. Һәм иң кыйммәтле хәзинә белемнәр белән тулы Китап булып чыкты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: