«Эссе континент Африкага экзотик сәяхәт» китапханә глобусы (12+)

18 май көнне 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Эссе континент Африкага экзотик сәяхәт» дигән китапханә глобусы уздырды. Чарада катнашучылар материкның географик үзенчәлекләре, табигате, Африка илләре, халыклары, этномәдәни үзенчәлекләре һәм телләре турында мәгълүмат алды. Яшь сәяхәтчеләр Африканың уртасыннан экватор уза торган бердәнбер континент булуы, Кенияның тәрҗемәдә «Ак тау» дигәнне аңлатуы, Танзаниянең – Бөек африка күлләре һәм биек таулары иле, Эфиопиянең – кофе иле, Гананың – какао иле булуы турында белде. 

ваываывафаывфвыав
IMG-20240518-WA0002
IMG-20240518-WA0008
IMG-20240518-WA0017
IMG-20240518-WA0023
IMG-20240518-WA0035
IMG-20240518-WA0037

Укучылар шулай ук иң эссе континенттагы гаҗәеп үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән танышты, аның бик нык саклауга мохтаҗ булуын белде. Презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, балалар Килиманджаро карларына, Виктория күле ярларына юл тотты, иң зур һәм сусыз чүлләр, уникаль савана үсемлекләре һәм юеш экватор джунглилары, җитез гепардлар, мәгърур арысланнар, зебрлар, жирафлар, һәм, әлбәттә, цеце чебене турында белде. Экзотика һәм гаҗәеп ритуаллар тулы Африка дөньясына экзотик сәяхәт беркемне дә битараф калдырмады, эссе Африканың кабатланмас атмосферасы барысын да үзенә җәлеп итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: