«Бразилия: джунглилардан биек тауларга кадәр» китапханә глобусы (12+)

Нәрсә ул Бразилия? Искиткеч карнаваллар һәм дәртле самба иле, бөек футбол һәм легендар футболчылар иле, гаҗәеп океан пляжлары һәм серле Амазония джунгилалары иле. Бразилия – ул гаҗәеп дөнья, аны сүзләр белән генә тасвирлап бетереп булмый…
23 сентябрь көнне уртанчы сыйныф укучылары 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләреннән «Бразилия: джунглилардан биек тауларга кадәр» китапханә глобусы чарасы барышында бу турыда күп мәгълүмат алды. Беренче өлештә очрашуда катнашучылар, электрон презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, тулы сулы елгалары һәм үтеп чыга алмаслык джунглилары булган гаҗәеп илгә мавыктыргыч сәяхәт кылды. 

тухляк
ф
ф1

Яшьләр Бразилия турында бик күп кызыклы фактларны белде, шулай ук аның йолалары һәм гореф-гадәтләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньялары белән танышты. Аудитория игътибарына «Ил турында 10 факт» видеоролигы тәкъдим ителде, ул иң танылган күренекле урыннары, шәхесләре һәм, әлбәттә, бразилия карнавалы һәм кофесы турында сөйләде. Очрашуның икенче өлешендә катнашучылар бик теләп бразилия темасына «Капчыкта мәче», «Кайнар туп», «Бию марафоны» уеннарында катнашты. Чара азагында ил турында белемнәрне ныгыту өчен «Бразилия калейдоскобы» викторинасы тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: