«Яңа китаплар фейерверкы» китапханә чарасы (6+)

18 июль көнне 12 нче санлы китапханәдә «Яңа китаплар фейерверкы» дигән чара узды. Кызыклы китап белән очрашу — һәрвакыт шатлык, ә яңа китап белән очрашу – ул икеләтә шатлык. Яңа китапны ачып карау, матур иллюстрацияләренә соклану, әдәби геройлары дөньясына кереп чуму никадәр рәхәт. Китапханәгә яшь укучылар өчен төрле темаларга багышланган китаплар кайтты, китапханәнең китап фонды яңа әдәбият белән тулыланды. 

фейверк новых книшг
1
2
3

Кызыклы авторлар, күптөрле жанрлар китапханәгә килүчеләрне куандырды. Яңа әдәбият белән танышу өчен «Китаплы җәй» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда һәр укучы үзенә мавыктыргыч китап тапты. Китапханәче балаларга кайткан яңа әдәбият турында сөйләде. Көн дәвамында балалар бик теләп күргәзмәдә тәкъдим ителгән яңа китаплар белән танышты һәм үзләренә ошаганнарын бик шатланып өйдә уку өчен алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: