Көтеп алынган яңа китаплар (18+)
7
Февраль 2024
Чәршәмбе
Өлкән укучыларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштыру максатында, китапханәдә «Көтеп алынган яңа китаплар» дигән чара уздырылды. Яңа, типография буявы исе килеп тора торган, матур рәсемле китаплар беркемне дә битараф калдырмады. Яңа басмаларның битләрен актарып һәм китапханәченең кызыклы күзәтүен тыңлап, укучылар әлеге китаплардан күпме яңа мәгълүмат алырга мөмкинлеген аңлады. Көн дәвамында 24 китаптан торган күргәзмәләрне зур кызыксыну белән карадылар. Кайберәүләр хәтта үзләренә ошаган басмалардан өзекләрне кычкырып укыды, үзара хис-кичерешләре белән уртаклашты. Яңа китаплар арасында укучыларга яхшы таныш авторлар һәм әсәрләр дә бар иде. Китапханәгә килүчеләр үзләрен кызыксындырган китапларны өйләрендә укырга алды. |